Борис Васильев әсәрләре буенча әдәби сәгать (12+)

24 май көнне 24 нче санлы китапханә Политехника көллияте студентлары өчен Б.Васильев иҗаты буенча әдәби сәгать уздырды.

Борис Львович Васильев – рус язучысы, драматург, сценарияче, сугыш турындагы үткен телле китаплар авторы. Ул гади малайлар һәм кызларның ничек итеп Бөек сугыш геройларына әйләнүе турында яза.  Алар чын тормыш белән яшәп, чын үлем белән һәлак була. Бу «В списках не значился» повестендагы Брест крепостен саклаучы рус солдаты да, «А зори здесь тихие» повестендагы зенитчы кызлар да,  «Ветеран» хикәясендәге керләр юу отрядында хезмәт итүче сугышчы кыз да.  Һәрберсенең үз сугышы була, әмма алар соңгы тамчы каннарынача, соңгы сулышкача Ватанны саклап көрәшә. Борис Васильев ни турыда гына язмасын, язучының шәхесе һәм таланты гомумкешелек яңгырашы тудыра һәм шуның өчен дә укучылары аңа рәхмәтле булып кала.

Әдәби сәгать слайдлы презентация һәм видеофайллар белән үрелеп барды: язучының хатирәләре, «В списках не значился» һәм «А зори здесь тихие» повестьларына буктрейлерлар, «Офицеры» фильмыннан өзекләр күрсәтелде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: