«Җәлил безнең йөрәкләрдә!» әдәби сәгате (18+)

Каһарман-шагыйрь юбилее хөрмәтенә шәһәр Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Ветеран» пансионатында ял итүчеләр һәм «Ышаныч» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өчен «Җәлил безнең йөрәкләрдә!» дигән әдәби сәгать уздырды. 
Чара барышында катнашучылар шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар белән танышты. Татар һәм рус телләрендә шигырьләр тыңладылар. Чара кунаклары үзләре дә тамашачы каршында чыгыш ясады, үзләренең яраткан шигырьләрен укыды. М.Җәлил шигырьләрен Мостафина Мәрьям Әгмәл кызы һәм Алексеева Надежда Ивановна укыды, шагыйрь тормышының Минзәлә чорындагы кызыклы вакыйгалар белән Позднева Татьяна Александровна таныштырды. Шулай ук ял итүчеләр игътибарына М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында китаплар, аның шигъри җыентыклары тәкъдим ителде. Барыбыз да аның: «Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын» дигән сүзләрен хәтерли.  Шагыйрь күптән арабызда булмаса да, аның шигырьләре яши һәм мәңге яшәячәк. 

Поделиться: