«Солдатка үлемсезлек бүләк итте» Әдәби сәгать (12+)

18 февраль көнне, «Җиңү һәркемнең йөрәгендә» программасы кысаларында, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге уртанчы сыйныф укучылары өчен «Солдатка үлемсезлек бүләк итте» дигән әдәби сәгать уздырды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чара рус фронтовик шагыйре, хәрби корреспондент Александр Трифонович Твардовский иҗатына багышланды. Кереш сүздән соң, китапханәче Ленин һәм Дәүләт премияләре лауреаты булган шагыйрьнең тормыш юлы һәм әдәби эшчәнлеге турында сөйләде. Укучылар бөтен халык тарафыннан танылу алган «Василий Теркин» поэмасыннан өзекләр укыды, Дмитрий Уткин башкаруында халык батырлыгына дан җырлаучы «Я убит подо Ржевом» шигыренең аудиоязмасын тыңлады.

Чара азагында укучылар А.Твардовский иҗаты буенча файдалы мәгълүматларга бай булган презентацияне карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: