«Корней бабайда кунакта» Әдәби сәяхәт (0+)

4 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең нәни китап сөюче дуслары балалар язучысы Корней Чуковскийның мавыктыргыч китаплар дөньясына сәяхәт кылды.

IMG-20200121-WA0007
IMG-20200121-WA0008
IMG-20200122-WA0027
IMG-20200124-WA0013
IMG-20200204-WA0005
IMG-20200204-WA0009
IMG-20200204-WA0034

Чара башында балалар язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгәнне игътибар белән тыңлады. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре табышмаклар чиште, әкият геройларын ачыклады һәм укылган өзектән язучының танылган әсәр исемнәрен тану буенча күңелле әдәби уенда катнашты. Барлык катнашучылар игътибарына «Корней бабай әкиятләре» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Анда балалар яраткан «Краденое солнце», «Тараканище», «Федорино горе», «Мойдодыр», «Путаница» һәм күп кенә шигырь китаплары урнаштырылган иде. Күргәзмә нәни укучыларга аеруча ошады, чөнки авторның кызыклы, яхшылыкка өндәүче китапларын балалар да, өлкәннәр дә яратып укый.

Чара азагында яшь китап сөючеләр «Мойдодыр» мультфильмын карады.

Бүгенге чарабыз нәни дусларыбызның күңеленә хуш килгәндер һәм алар Корней Чуковскийның китапларын тагын да яратып калгандыр, дип ышанабыз.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: