«Без хокуклар белән дус»: әдәби-хокукый уен (12+)

10 марттан 12 мартка кадәр 10 нчы санлы китапханәдә мәктәп укучылары өчен, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтү уңаеннан, «Без хокуклар белән дус» әдәби-хокукый уены уздырылды.
Кулланучының белемлелеге – җитди сөйләшү өчен бер тема ул. Бүген һәркем белемле кулланучы булырга һәм үз хокукларын яклый белергә тиеш. Үз хокукларын белүдә 3 нче һәм 5 нче мәктәпләрнең уртанчы сыйныф укучылары ярышты.
Чараның башында катнашучылар: Кулланучылар кемнәр алар? Алар нинди хокукларга ия? «Кулланучылар хокукларын яклау турында» закон кайчан кабул ителде һәм аның төп маддәләре ни сөйли? дигән сорауларга җавап алды.
Уеннар өлешендә нәфис әдәбияттан алынган вакыйгалар мисалында укучылар законнар буенча белемнәрен куллана алды. Күнекмәләр алу вакытында балалар әкиятләргә иллюстрацияләр буенча теге яки бу әкият героеның кулланучы булу-булмавын билгеләде. «Әкият геройларының хокукларын якла» бәйгесендә сыйфатсыз товар яки хезмәт күрсәтү алган кулланучылар роленә кереп карадылар. Шуннан соң алар «Кайнар линия»дә шалтыратуларга җавап биреп, кулланучы хокукларын яклау буенча белгеч буларак үзләрен сынады. «Видеосорау» бәйгесе укучыларга аеруча ошады, анда «Как старик корову продавал», «Жадный богач», «Маленький Мук» кебек танылган мультфильмнардан алынган вакыйгаларны карадылар.
Балалар билгеләп үткәнчә, гомумән, уен файдалы һәм бай мәгълүматлы булды. 

Поделиться: