«Мин беркайчан да герой булмадым» әдәби-шигъри кичә (12+)

27 февраль көнне Үзәк балалар китапханәсендә өлкән сыйныф укучылары өчен, Ольга Берггольцның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган «Мин беркайчан да герой булмадым» исемле әдәби-шигъри кичә узды.

IMG_20200227_105615
IMG_20200227_110100
IMG-20200227-WA0004
IMG-20200227-WA0006
IMG-20200227-WA0007

Балалар кырыс блокада шартларында, якын һәм кадерле кешеләренең яшәү һәм үлеме арасында, көн саен диярлек, Ольга Берггольцның үзе язган шигырьләрен укып, Ленинград халкына мөрәҗәгать итүе турында белде. Аның радиодан яңгыраган шигырьләре ленинградлыларның җиңүгә ышанычын арттыра һәм соңгы көчкә кадәр нык булырга рухландыра. Метроном тавышы астында укучылар куркыныч блокада елларында һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алды.

Чара барышында «Блокадалы Ленинградның илһам чыганагы: Ольга Берггольц» дигән презентация кулланылды, аудиоязмада аның тавышы яңгырады, шулай ук укучылар шагыйрәнең шигырьләрен укыды. «Батырлык шигърияте – блокада тавышы» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: