«Күңел сандыгы» әдәби-шигъри очрашу (12+)

25 сентябрь көнне 11:30 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсендә «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева белән «Күңел сандыгы» дигән әдәби-шигъри очрашу узачак. Аның гаҗәеп китаплары әйләнә-тирә дөньяны танырга, матурлыкны күрергә, яхшылыкның кадерен белергә, үз күзаллауларыңны киңәйтергә һәм яңа белемнәр алырга өйрәтә. 
Очрашу барышында кунаклар аның тормыш юлы һәм иҗатыннан кызыклы фактлар белән танышачак. Шагыйрә киләчәккә планнары белән уртаклашачак. 
Кичәдә теләге булган һәркем шагыйрә иҗатына кагылышлы үзен кызыксындырган сорауларны бирә, китаплар дөньясына кереп чума һәм вакытын файдалы итеп уздыра алачак.

Поделиться: