«Күңел сандыгы» әдәби-шигъри очрашу (12+)
19
Сентябрь 2024
Пәнҗешәмбе
25 сентябрь көнне 11:30 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсендә «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева белән «Күңел сандыгы» дигән әдәби-шигъри очрашу узачак. Аның гаҗәеп китаплары әйләнә-тирә дөньяны танырга, матурлыкны күрергә, яхшылыкның кадерен белергә, үз күзаллауларыңны киңәйтергә һәм яңа белемнәр алырга өйрәтә. |