В.М. Воскобойниковның «Тугыз йөз көн батырлык» китабы буенча әдәби-патриотик укулар (6+)

Бөек Ватан сугышында халкыбыз күрсәткән каһарманлык турында сөйләргә китаплар ярдәм итә. 25 гыйнварда, «Без синең оныкларың, Җиңү» төбәкара патриотик акциясе һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, 15 нче санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен В.М. Воскобойниковның «Тугыз йөз көн батырлык» («Девятьсот дней мужества») китабы буенча әдәби-патриотик укулар үткәрде.

IMG-20200125-WA0031
IMG-20200125-WA0028
IMG-20200125-WA0007
IMG-20200125-WA0021
IMG-20200125-WA0003
IMG-20200125-WA002 2

Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы елларында блокадада калган шәһәр халкының каһарманлыгы турында сөйләде. «Ленинград блокадасы» дигән документаль фильмнан өзекләр караганнан соң, балалар биш меңнән артык ленинградлы яшүсмернең блокада көннәрендә күрсәткән батырлыклары һәм каһарманлыклары өчен Ленинградны саклаган өчен медале белән бүләкләнүе турында белде.

Чараны Валерий Воскобойниковның «Девятьсот дней мужества» китабы белән танышу дәвам итте. Китаптагы «Летчик Севастьянов», «Ленинградское ополчение», «Максим Емельянович Твердохлеб» һ.б. хикәяләрдән өзекләр укылды. Укучылар сугыш чоры авырлыкларын күзалдына китерә алды: мәсәлән, ленинградлыларның фашистлар камап алган шәһәрдә ачлык-ялангачлык һәм үлем белән көрәшүе; хатын-кызлар, балалар һәм картларның станок артына басуы, саклагыч ныгытмалар төзүе, яралыларны каравы. Чара әлеге тема буенча китаплар карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: