«Хуш исләр әсирлегендә яки китап тылсымы». Әдәби очрашу (18+)

23 декабрь көнне 16 нчы санлы китапханә китап исен яратучыларга багышланган «Хуш исләр әсирлегендә яки китап тылсымы» дигән әдәби очрашу уздырды. Әдәби-хушбуй күргәзмәсе чарага килгән ханымнарны китап, әдәбият һәм әкиятләрнең хуш исләре белән таныштырды, шулай ук «борыннары» белән мәхәббәт, дәрт, азатлык, балачак, хушбуй, кофе һәм диңгез исләрен үзендә саклаучы китапларны тоярга мөмкинлек бирде.

фото 1
фото 5
фото 6
фото 2
фото 3

Күргәзмәдә катнашучылар А.Ахматованың шигырьләреннән – диңгез, йөзем, әрем, Есенин иҗатыннан – чабылган печән, К. Бальмонт шигъриятеннән кояш исләре килүе, А.Блокның башлангыч чор шигырьләре исә «хушбуйлары һәм томан»ы белән әсир итүе турында белде. Очрашу кунакларына Клеопатра, Хюрем Солтан, Күркәм Елена, Шәһрезадә, Коко Шанель кебек аерым әдәби персонажларга, танылган шәхесләргә, үз чорының легендар хатын-кызларына, шулай ук И.А.Бунинның «Антоновские яблоки»,  П.Зюскиндның «Парфюмер», Д.Браунның «Ангелы и Демоны» әсәрләренә хас портрет исләрен тоярга тәкъдим ителде. Әдәби-хушбуй күргәзмәсе әсәрне хуш исләр кулланып тасвирлауның укучы игътибарын җәлеп итүе, нәфис әсәрне өстәмә буяуларга баетуы һәм укучысын китапны кабат-кабат укырга мәҗбүр итүен күрсәтте. Әдәби очрашу беркемне дә битараф калдырмады, барысына да яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр бүләк итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: