«Ветеран» клубында кышкы әдәби-музыкаль кичә узды (18+)

Елның һәр фасылы үзенчә күркәм, үзенчә ямьле. Ап-ак кар өемнәре, бизәкле кар бөртекләре, күңелле итеп чана һәм чаңгы шуулар, иң яраткан бәйрәмебез – Яңа елы булган Кыш турында әйтеп тә торасы түгелдер. Үзәк китапханәнең «Ветеран» клубында шушы гаҗәеп тылсымлы декабрь көннәренең берсендә кышкы әдәби-музыкаль кичә узды.

IMG_6809
IMG_6819
IMG_6814
IMG_6817
IMG_6821
IMG_6822

Бу кичәнең төп темасы, әлбәттә, кыш булды. Аның турында автор-башкаручы Сергей Камчадалов җырлар башкарды, аңа багышлап чара кунаклары шигырьләр сөйләде һәм җырлар җырлады, кыш турындагы җырларга биеделәр дә.

Көттереп булса да безнең якларга да килеп җиткән салкыннарга карамастан, 13 декабрь көнне китапханәбезнең «Ветеран» клубына килгән укучыларыбыз, кичәдә катнашып, җылы аралашу мохитендә яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: