«Җырларымда минем тормышым»: әдәби-музыкаль кичә (18+)

11 декабрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең абонемент бүлеге өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында дүрт йөз композиция авторы, симфоник оркестр өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән танылган композитор Александра Пахмутованың 90 яшьлек юбилеена багышланган «Җырларымда минем тормышым» исемле әдәби-музыкаль кичә уздырды. Ул Совет һәм Россия композиторлык сәнгатенең чын легендасына әверелде.

Чарага килгән һәр кеше бу кичтә сөйләнгән, күрсәтелгән һәм җырланганнарны үз йөрәге аша үткәрде, күңел җылысын биреп тыңлады.

Экранда тамашачылар игътибарына А.Пахмутованың «Девчата», «Три тополя на Плющихе» җырлары белән кинофильмнар һәм тапшырулардан өзекләр, Лев Лещенко җыры белән Олимпиада-80 нән өзек һ.б. тәкъдим ителде.

Чараны, А.Пахмутованың үзәкөзгеч «Птица счастья», «Надежда» җырларын башкарып, безнең укучыбыз, автор-башкаручы Тимофеева Любовь Геннадьевна тагын да ямьләндерде. Тыңлап утыручылар кунак башкаруындагы моңлы җырларны аерым бер соклану белән кабул итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: