«Сугыш безнең йортны да читләтеп узмады» Әдәби-музыкаль кичә (12+)

13 май көнне 16 нчы санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен танылган шагыйрь, бард, фронтовик Б.Окуджаваның 95 еллыгына багышланган «Сугыш безнең йортны да читләтеп узмады» исемле әдәби-музыкаль кичә узды.

smart
smart
smart
smart
smart
smart

Кичәдә игътибар үзәгендә шагыйрьнең сугыш лирикасы булды. Чарада катнашучылар җылы һәм рухи атмосферада Булат Окуджава турында күп мәгълүматлар алды. Ул 1924 елның 9 маенда Мәскәүдә туа, 1942 елда үз теләге фронтка китә, яралана. Сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Ә сугыштан соң үзенең сугыш турындагы шигырьләрен һәм җырларын иҗат итә башлый… Шагыйрьнең тормыш юлы фактлары аның «Будь здоров, школяр» исемле автобиографик повестен уку аша тәкъдим ителде. Кичә дәвамында солдат Окуджава исеменнән чыгыш ясагандай, яшьләр шагыйрьнең сугыш турындагы «Проводы у военкомата», «Первый день на передовой», «Отшумели песни нашего полка», «Черный «мессер», «Первое ранение», «Я ухожу от пули» һ.б. тетрәндергеч шигырьләрен укыды. Булат Окуджава шигырьләренә язылган «Простите пехоте», «Песня о Лёньке Королёве», «Песенка о солдатских сапогах», «Дерзость, или Разговор перед боем», «В нашем доме война отгремела», «До свидания, мальчики» исемле сугыш вакытының бөтен фаҗигасен һәм драматизмын чагылдырган музыкаль сугыш композицияләре һәм җырлары әдәби кунакханәгә аерым бер төсмер бирде һәм балаларның берсен дә битираф калдыра алмады. Булат Окуджаваның сугыш турындагы фильмнар һәм спектакльләр өчен бик күп җырлар иҗат итүе дә балалар өчен ачыш булды, алар әлеге җырлар яңгыраган «Белорусский вокзал», «Аты-баты, шли солдаты», «От зари до зари», «Женя, Женечка и Катюша», «Белое солнце пустыни» кебек кинофильмнардан өзекләрне бик кызыксынып карады.

Чара 9 майга багышланган «Они живы, пока мы их помним» исемле видеороликны карау белән тәмамланды. Анда шагыйрьнең танылган  «Бери шинель, пошли домой» исемле шигыре яңгырады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: