«Гомер буе сүз сәнгатенә хезмәттә…» әдәби-музыкаль кичәсе (16+)

10 март көнне Үзәк китапханәдә шәһәребезнең танылган мөгаллиме һәм әдәбиятчысы, Татарстанның атказанган укытучысы Наилә Фаяз кызы Хәсәнованың юбилеена багышланган иҗат кичәсе узды. Чарада педагог-юбилярның дуслары һәм хезмәттәшләре катнашты. Тәбрикләү сүзләре белән шәһәребез язучылары чыгыш ясады. Шагыйрь, язучы, филология фәннәре кандидаты Рәхим Гайсин, Атказанган мәдәният хезмәткәре һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рубис Зарипов, автор-башкаручы, күп кенә шәһәр һәм республика премияләре лауреаты Людмила Ткачук башкаруында музыкаль композицияләр яңгырады. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: