Ватанны саклаучылар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә (6+)

25 февраль көнне 13 нче санлы китапханә Ватанны саклаучылар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

13ф. Ко Дню защитника Отечества 3
13ф. Ко Дню защитника отечества 4
13ф. Ко Дню защитника Отечества 1
13ф. Ко Дню защитника Отечества 2
13ф. Ко Дню защитника Отечества

Чара килүчеләр алдында борынгы чорлардан алып хәзерге көнгә кадәр җиңүгә китергән көрәш-бәрелешләр һәм рус халкының рухи көче турында бәян итүче тарих битләре килеп басты. Ватанны саклаучылар, данлы исемнәр һәм геройлар хакында сөйләштеләр; Бөек Ватан сугышы геройлары исемнәрен искә төшерделәр. Катнашучылар армиянең барлыкка килү тарихы, аның сугышчан үткәне, бүгенге көндәге хәле белән танышты. Очрашуны 52 нче урта мәктәп директоры С.Р.Кайбышев ачты. Ул армия хезмәте турында сөйләде, Россия армиясе офицеры һөнәре белән таныштырды.

Чара кысаларында залдагы барлык ир-егетләрне бәйрәм белән котладылар, мәктәп укучылары Ватан, батырлык турында шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды, биеде. Ватанны саклаучыларга багышланган әдәби-шигъри материал тәкъдим ителде. Чараның шигъри өлеше музыка белән үрелеп барды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: