Гаилә – ул синең шатлыкларыңа сөенүчеләр һәм уңышсызлыкларга очраганда ярдәм итүчеләр. Ул безнең якыннарыбыз – әти-әни, әби-бабай, бертуганнар. Алар еракта да булырга мөмкин, әмма һәрвакыт безнең белән. Алар безне ничек бар, шулай ярата.
Менә шундый дус-тату, бәхетле, күңелле һәм кайвакыт төшенкелеккә бирелгән гаилә турында сүз барачак «Мәхәббәтнең тылсым көче» дигән әдәби-музыкаль кичәдә.
Сезне 5 июль көнне 16.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсенә чакырабыз.
Рәхим итегез!
|