«Бар җырымны илгә багышладым» әдәби-музыкаль кичәсе (6+)

Шәһәр Үзәк китапханәсендә татар халкының бөек улы Муса Җәлил тууына 115 ел булуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Очрашуга язучылар Факил Сафин, Лилия Гыйбадуллина, Рушания Гыйләҗева чакырылды. Алар каһарман шагыйрьнең тормыш юлындагы төп вакыйгалар, иҗаты һәм батырлыгы турында тагын бер кат искә алды. 

IMG_8477
IMG_8482
IMG_8489
IMG_8475
IMG_8499
IMG_8493

Чаллы Картиналар галереясы фондыннан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Виктор Романович Семыкинның «Муса Җәлил. Ике шагыйрь» картинасы тәкъдим ителде. Ул яшь Җәлилне А.С.Пушкин һәйкәле фонында сурәтли һәм ике бөек шагыйрь, рус һәм татар мәдәнияте вәкилләренең иҗаты арасында символик параллельлекне чагылдыра. 
Кичә дәвамында Муса Җәлил иҗатына багышланган күргәзмә белән танышырга мөмкинлек булды.  Чараны алып баручы тамашачыларны Татарстанның Милли архивыннан һәм ТР Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивыннан китерелгән документлар күчермәләре: М.Җәлиловның кадрлар бүлегеннән шәхси кәгазе (1939), шагыйрьнең Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителү турында гаризасы (1934), автобиографиясе (1940) белән танышты. Шулай ук шагыйрь Муса Җәлил көрәшкән Икенче Удар армиясенең Волхов урманнарында узган сугыш урыннарында табылган экспонатлар күргәзмәсе оештырылды. Алар 1990 елның җәендә Новгород өлкәсе Мясной Бор авылыннан (Үлем Үзәненнән) табып алып кайтыла.  
Чара барышында «Песенный край  – Татарстан // Моңлы ягым – Татарстан» III Төбәк шигырь укучылар бәйгесе җиңүчеләре чыгыш ясады. Шагыйрь М.Җәлил турында документаль фильм күрсәтелде, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Зарипова башкаруында М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре үлем алдыннан җырлаган «Илкәем» җыры яңгырады. 
Кичә бик эчтәлекле һәм җанлы үтте, чарага килүчеләрнең һәрберсе язучы турында үз сүзен әйтергә тырышты.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: