Шагыйрь Лев Ошанин иҗаты буенча әдәби-музыкаль кичә (12+)
15 июнь көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә танылган шагыйрь Лев Иванович Ошанинның тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырды. Кичәдә катнашучылар шагыйрьнең тормыш юлы белән танышты. Аның иҗаты һәм биографиясе илебез тарихы белән бәйле һәм ул шигырьләрендә һәм күпсанлы җырларында чагылыш таба. Шагыйрьнең тормышыннан кызыклы фактлар һәм шигырь җыентыклары белән танышу танылган җырлар язу тарихы белән үрелеп барды. 2 нче музыка мәктәбе укучылары А.Садыйкова, В.Бармина һәм укытучы А.М.Хәбибуллина катнашучыларда зур тәэсир калдырды. Чыгыш дәвамында укучылар һәм укытучы тамашачыларга үз рухи җылылыкларын һәм яхшы кәефен бүләк итте. Аларны җырлар гына түгел, ә башкару осталыгы да сокландырды. «Солнечный круг», «Ничего не вижу, ничего не слышу», «Сумерки» кебек җырлар зур канәгатьлек тудырды һәм беркемне дә битараф калдырмады. Ватанга, табигатькә һәм кешеләргә мәхәббәт хисе белән тулы лирик җырлар һәм шигырьләр кичәгә килүчеләр күңелендә әле озак сакланыр. |