«Шагыйрьнең серле дөньясы» Әдәби-музыкаль бәйрәм (0+)

26 апрельдә Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен  Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Шагыйрьнең серле дөньясы» исемле әдәби-музыкаль бәйрәм уздырды.

Бәйрәмчә бизәлгән музыка залында кызларны һәм малайларны бөек шагыйрьнең әкият геройлары Шүрәле, Су анасы, Кәҗә һәм  Сарык каршы алды. Алар күңелле бәйгеләр уздырды, табышмаклар әйтте. Шүрәле белән бергә балалар кечкенә Габдулланың яраткан бәйрәмен искә төшерде һәм «Кашыкка йомырка салып йөгерү», «Түбәтәйне башкага бир», «Чүлмәк вату» уеннарында катнашты. Балалар хисләнеп һәм артистларча Тукайның яраткан шигырьләрен сөйләде, бергәләп җырлар җырлады, «Су анасы»ннан өзекне сәхнәләштереп күрсәтте. Бәйрәм «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

Поделиться: