«Илһам канатларында» әдәби-музыкаль чара (18+)

3 март көнне 13.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Бөтендөнья язучылар көненә багышланган «Илһам канатларында» дигән әдәби-музыкаль чарага чакыра. Очрашу кысаларында шәһәребезнең «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзалары А. Шәйхетдинов, Г. Фәйзрахманова, Р. Нәбиева-Җамалиева, Г.Әхмәтшина, Ф.Шәрипова, М.Газизова, Ф.Сәхәбиева, К.Җамалиеваларның китапларын, Россия һәм Татарстан язучылар берлекләре әгъзасы, туган якны өйрәнүче һәм тәрҗемәче Мансур Сафинның Менделеев татар шигърияте антологиясе һәм тәрҗемә китапларын тәкъдир итү узачак. 
Очрашуда тәкъдим ителгән һәр китапның үз тарихы, мавыктыргыч геройлары бар һәм һәрберсе хис-кичерешләр белән тулы. Чарада сез авторлар белән таныша, аларның китапны язу идеясе ничек барлыкка килүе, теге яки бу әсәрне язарга нәрсә илһамландыруы турында сөйләгәннәрен ишетә алырсыз. 
Чара дәвамында шәһәребез автор-башкаручыларының җырлары яңгыраячак. 
Күркәм әдәби бәйрәм рухында язучылык сәнгате белән очрашу мөмкинлегеннән читтә калмагыз, рәхим итегез. 

Поделиться: