«Юкка чыгарылган балачак…»: әдәби-музыкаль композиция (6+)

2 февраль көнне 10 нчы санлы китапханә Талица шәһәр округының «Мәгълүмати-китапханә үзәге» муниципаль мәдәният учреждениесе тарафыннан, совет разведчиклары, партизаннар һәм дошманга каршы яшерен эш алып баручылар батырлыгына багышлап, һәм СССР Югары Советы Президиумы Указы белән «Ватан сугышы партизанына» медале булдырылу көне уңаеннан оештырылган «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» IV Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акциянең максаты – илебезнең героик үткәне, күренекле шәхесләр биографияләре үрнәгендә гражданнарны тарихи-патриотик тәрбияләүдә булышлык итү.

10ф. Читаем книгу
10ф. Книжная выставка

Бу көнне китапханә мәктәп укучыларын герой пионерлар турындагы «Юкка чыгарылган балачак…» исемле әдәби-музыкаль композициягә чакырды. Чара барышында балалар яшьтәшләре күрсәткән батырлыклар турында белеп кенә калмады, ә алар турында сөйләүче китаплар белән дә танышты. Китапларның күбесе гаҗәеп кыска, әмма үткен, тетрәндергеч итеп язылган – алар беренче юлларыннан ук үзенә җәлеп итә. Безнең алга яшь йөрәкләре чакыруы буенча дошманга каршы яшерен эш алып баручыларга әйләнгән, һәлак булган әтиләре һәм абыйлары, мәсхәрәләнгән әниләре һәм апалары, көлгә әйләндерелгән өйләре – оккупацияләнгән районнарда фашистлар күрсәткән барлык явызлыклар өчен дошманнан үч алырга партизан отрядларына кушылган малайлар һәм кызлар килеп баса.
Кычкырып уку өчен А.Солодовның гитлерчылар басып алган урыннарга килеп чыгып, яшерен төркемгә кушылган, партизан отряды разведчигы булган һәм дошманнан аяусыз үч алучы ленинград пионеры, Советлар Союзы Герое Зина Портнова турындагы «Девочка с косичками» документаль повестеннан мавыктыргыч өзек сайланды. Хәзерге тыныч, бәхетле балачак өчен гомерләрен биргән кызыл галстуклы малайлар һәм кызларның тормыш юлын һәрберебез белергә тиеш. Акциядә катнашучылар матур итеп ясалган презентацияне карый алды, аннан алган тәэсирләрне  «Орленок» җырына төшерелгән үзәк өзгеч видеоклип тагын да арттырды. Балалар күз яшьләрен тыя алмады.
Акциядә барлыгы 20 укучы катнашты. Чарага «Яшьтәшләрең сугыш кырында…» китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, очрашу вакытында аңа күп тапкырлар игътибар юнәлтелде.  

#ЧитаемСильныеДухом           

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: