«Кабатлана ала язлар да…» әдәби-музыкаль очрашу (18+)

29 февраль көнне 13.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсендә шагыйрь, журналист, популяр татар җырлары авторы Нияз Акмалның тууына 70 ел тулуга багышланган «Кабатлана ала язлар да…» дигән әдәби-музыкаль очрашу узачак. Очрашуда Казан шәһәреннән язучылар һәм шагыйрьләр: Илсөяр Иксанова, Ләбиб Лерон, Газинур Морат, Рәфис Корбан; татар эстрадасы йолдызлары: Риф Гатауллин, Гөлдания Хәйруллина, Айдар Тимербаев, Зөлфәт Зиннуров, Нияз Хәмәтшин; Г. Камал исемендәге дәүләт театры артисты – Фәридә Сафина, Сарман, Уфа һәм Чаллыдан туганнары, дуслары һәм якташлары катнашачак.

Татар эстрадасының популяр артистлары башкаруында Нияз Акмалның шигырьләренә язылган җырлар чараның бизәге булачак. 

Поделиться: