«Лира» иҗат төркеме белән әдәби-музыкаль очрашу (12+)

Үткәрү вакыты: 31 март 15.00 сәгатьтә

Шагыйрьме ул, артистмы, композитормы – иҗат кешеләре бер-берсе белән аерылгысыз бәйләнештә. «Лира» иҗат төркеме дә нәкъ шундый. Шагыйрә Баглаева Галина Александровна үзе тирәсенә җырлаучы, шигырьләр язучы, биюче – талантлы кешеләрне җыйган… 

Чаллы «Лира» иҗат төркеме белән туры эфир китапханәнең ВКонтакте төркемендә узачак һәм шигърият сөючеләр өчен дә, көй-моң яратучыларга да кызыклы булачак. Матур шигырьләр, рус халык җырлары, романслар, автор җырлары, һичшиксез, әлеге күркәм төркемнең иҗаты белән танышырга телүче һәркемдә яхшы кәеф, шатлык хисләре уятачак.

 

 

 

Поделиться: