«Хыяллар чынга ашсын!..» әдәби-музыкаль очрашу (12+)
18 апрель көнне 8:30 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсендә «Хыяллар чынга ашсын!..» исеме астында «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә, язучы, шигырьләр һәм хикәяләр авторы Фәйрузә Шәрипова белән әдәби-музыкаль очрашу узачак. Очрашу барышында балалар аның тормыш юлы һәм иҗатыннан кызыклы фактлар белән танышачак. Автор үзенең киләчәккә планнары белән уртаклашачак һәм «Урман маҗаралары» дигән яңа китабын тәкъдим итәчәк. Аның барлык әсәрләре балаларга мәхәббәт белән язылган, ә иң мөһиме, аларда гаҗәеп һәм мавыктыргыч маҗаралар сурәтләнә. |