«Тукай – шигърият чишмәсе» әдәби-музыкаль композиция (0+)
Барлык балалар да әкиятләр ярата. Аларга балага яхшылык һәм явызлыкны аерырга мөмкинлек бирүче билгеле бер мәгънә салынган. Әкиятләр тыңлап, балалар мәхәббәт, гаделлек, дуслык, яхшылыкның кадерен белергә өйрәнә. 24 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Тукай – шигърият чишмәсе» әдәби-музыкаль композициясе узачак, ул балаларга яхшы кәеф бүләк итәчәк һәм әкият дөньясына кереп чумарга мөмкинлек бирәчәк. Балаларны төрледән-төрле, кызыклы биремнәр, уеннар, табышмаклар көтә. Чарада катнашучылар шагыйрьнең танылган «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык әкияте», «Кызыклы шәкерт», «Ике иптәш арасында», «Бала белән күбәләк» һ.б. әсәрләрен искә төшерәчәк. |