«Ромео and Джульетта» әдәби-музыкаль композиция (12+)

30 апрель көнне 10 нчы санлы китапханә уртанчы сыйныф укучыларын Уильям Шекспирның 455 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль композициягә чакырды.

10ф. Литературно-музыкальная композиция лРомео and Джульетта¬
10ф. Участники мероприятия
10ф. Смотрим видеофрагменты фильма

Чарада катнашучылар XVI гасыр Англиясе атмосферасына кереп китте һәм шул чорларның тарихи колоритын тоя алды. Китапханәче укучыларны бөек язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Шекспирның Яңарыш чорының лирик шигърияте югарылыгы булган сонетларына аерым игътибар бирелде. Укучылар С.Никитин башкаруындагы «Уж если ты разлюбишь, так теперь…» 90 нчы сонетына видеороликны карады.

Чараның икенче өлеше «Ромео һәм Джульетта» трагедиясенә багышланды. Әлеге моңсу вакыйганың экранлаштырылган вариантыннан өзек катнашучыларны дулкынландырды. Балалар бер-берсен сөюче ике яшь веронлы арасындагы матур һәм шул ук вакытта тетрәндергеч дөньясына чумды.

Укучылар трагедия буенча фикер алышуда катнашты, алар «Ул чорларда әлеге әсәр бәхетле мизгелләр белән тәмамлана алыр идеме? Мәхәббәт нәрсә ул?» кебек сорауларга җавап эзләде. Балалар чара азагында Ромео һәм Джульеттаның мәңгелек мәхәббәт тарихы хәзерге заман яшьләрен ихтыяр көче булдырырга; үлемнән дә өстен кала белүче ихлас сөюгә; тормыш юлында дөреслекне беренче урынга куярга; яхшылык һәм явызлык көрәше хакимлек иткән дөньяда дөрес юлны сайлый белергә өйрәтә дигән нәтиҗә ясады.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: