«Сезне бәхетле итеп күрергә өметләнәм» Әдәби-музыкаль сәгать (18+)

1 нче санлы китапханәнең «Илһам» клубында бард, журналист, актер Юрий Визборның 85 еллыгына багышланган чираттагы очрашу чарасы «Сезне бәхетле итеп күрергә өметләнәм» дип аталды.

603
604
600
605

Автор җырлары һәм 60 нчы еллар шагыйрьләре темасы клуб әгъзалары өчен бик якын булды. Очрашуның башыннан ахырына кадәр алар Ю.Визбор иҗаты турындагы кичерешләре белән уртаклашты.

Авторның тормыш юлы буенча мәгълүматлардан һәм фотолардан ясалган «Үзем турында искә төшерергә рәхсәт итегез…» исемле слайд-презентация Ю.Визбор турындагы хатирәләрен, белгәннәрен яңартырга ярдәм итте, ә чара барышында яңгыраган шигырьләр һәм җырлар катнашучыларны күңелләре белән яшьлекләренә, студент елларына һәм турпоходларга алып кайтты. Барысы да зур кызыксыну белән «Юрий Визбор и Ада Якушева. Больше, чем любовь» документаль фильмыннан өзекләрне карады, шулай ук аның оныгы Варвараның чыгышы язмалары белән танышты. Чара «Изгиб гитары желтой» җыры белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: