«Әдәби геройлар аш бүлмәсе»: әдәби-кулинар күзәтү (12+)

16 нчы санлы китапханә теләге булган һәркемне 1 февральдән 14 февральгә кадәр «Әдәби төшке аш: классиклар өчен меню» дип аталган күргәзмә-рецепт белән танышырга китапханәгә килергә чакыра. 

фото 1
фото 3
rbt

Кадерле укучыбыз, танылган әдәби геройларның ашлары турында укыганда, алар белән бер өстәл артына утырып, сәер һәм гаҗәеп, матур итеп тасвирланган кызыктыргыч ризыкларын татып карау теләге бер тапкыр гына тумагандыр. Кайсы да булса әсәрне укыганда, син ул ашларның нинди тәмле булуын күзалдына китерәсең: «Чөгә ухасы; ике аршинлы осетрлар; тозлы суда әзерләнгән кырпы балыгы; «банкетлар өчен бозау ите»; әстерхан чикләвеге ашатып үстерелгән, сөт кебек ак күркә; хрен белән дуңгыз баласы; ботка белән дуңгыз баласы»…
«Мин сезнең дә безнең белән төшке ашны ашавыгызны телим. Безнең өстәлдә диңгез кысласы, урман тавыгы һәм берничә төрле ак шәраб бар» – ди танылган шымчы Шерлок Холмс. Әдәби персонаж кебек үк, китапханә дә безнең әдәби төшке ашыбызны уртаклашырга чакыра. Безнең күргәзмә-рецепт белән танышып, сез рус прозасының А.С. Пушкин, М.И. Цветаева, П.И. Мельников-Печёрский, И.А. Гончаров кебек осталары никадәр тәмле ризыклар әзерләгәнлеген, ә Л.Н. Толстой, А.П. Чехов, И.А. Шмелёв, М.Е. Салтыков-Щедрин әсәрләренә күз салып тагын күпме тәмле ашамлыклар пешерергә мөмкин булуын күрерсез. Пришвинның кунакларын ни белән сыйлавын белү сезгә дә кызыклы булырмы? Пастернак нинди ризык яраткан? Маяковский нинди ашамлыкларга өстенлек биргән? Теләге булганнар ризыкларны татып карый алачак: Иван Гончаровның «Обломов» романындагы шыртлака ухасы, Михаил Булгаковның «Мастер и Маргарита»сыннан шампиньонлы кокотт-йомыркалары һ.б.лар.
Без сезгә ышандырып әйтә алабыз: күргәзмәдә берсеннән-берсе тәмле ризыклар таба алырсыз һәм алар белән кышкы озын кичләрдә якыннарыгызны да сыйлый алырсыз. Китапханәчеләр әдәби меню төзегәндә ярдәм итәчәк, теләгән һәркем Д.Н. Мамин-Сибиряк, А. Дюма, А. Конан Дойл, Я. Гашек әсәрләреннән алынган әзер рецептларны алып китә алачак. Сезгә уңышлы кулинар экспериментлар теләп калабыз. Әдәби геройларның киңәшен тотыгыз, кайсы да булса «әдәби» ризыкны кабатлап сез дә әзерләп карагыз. Ашларыгыз тәмле булсын!

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: