«Туган ягым, чәчәк ат!» Әдәби-туган якны өйрәнү бәйрәме (6+)

28 ноябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә Толерантлык көненә багышланган «Туган ягым, чәчәк ат!» исемле әдәби-туган якны өйрәнү бәйрәме узды. Чарага кунак булып «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре – «Чаллы шәһәре мари милли-мәдәни автономиясе» рәисе Закирова Татьяна Плехановна һәм  «Марий сэм» мари халык ансамбле җитәкчесе Селезнёва Евгения Анатольевналар килде.

IMG-20191127-WA0040
IMG-20191127-WA0101
IMG-20191127-WA0017
IMG-20191127-WA0008
IMG-20191127-WA0004
IMG-20191127-WA0025
IMG-20191127-WA0039

Кунаклар мари халкы, аларның милли гореф-гадәтләре турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Мари халкының милли киеме турындагы мәгълүматны да балалар бик кызыксынып тыңлады. Бу киемнәр, нигездә, ак төстә – чисталык, мәрхәмәтлелек һәм әдәплелеккә ишарә итә. Кызлар бик теләп мариларның төрле тормыш шартлары өчен яраклаштырылган баш киемнәрен киеп карады. Кунаклар мари җырын башкарды, ә дәртле халык биюләрен биегәндә, балалар да алар артыннан кабатлады. Чабаталы уенда кызлар һәм малайлар үзләре әзерләгән иҗади номерларын күрсәтте.

Балалар һәр халыкның тарихы кызыклы, мавыктыргыч һәм гыйбрәтле икәнен белергә тиеш. Ул тамырлары белән гасырлар төпкеленә, күпләгән буыннарның тормыш-көнкүрешенә барып тоташа. Шушындый төрле милләт вәкилләре белән очрашулар бер-береңне яхшырак аңларга һәм дус-тату булып яшәргә ярдәм итүендә шигебез юк.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: