«Раштуа сере» Әдәби-уен программасы (18+)

Раштуа –  Россиядә Яңа елдан соң билгеләп үтелүче иң тылсымлы бәйрәм. Бу көнне теләкләр теләргә, киләчәкне юрарга, багарга мөмкин. Күңелле Раштуа бәйрәме хөрмәтенә шәһәр Үзәк китапханәсендә «Ветеран» клубына йөрүче укучылар җыелды.

IMG_6923
IMG_6901
IMG_6896
IMG_6908
IMG_6924
IMG_6906
IMG_6919
IMG_6915
IMG_6914
IMG_6911
IMG_6903
IMG_6921
IMG_6902

Кичә дәвамында җыр-бию, шигырьләр тынып тормады. Тамашачылар каршында автор-башкаручы Елена Емалтынова чыгыш ясады, шулай ук клубта шагыйрәләр Роза Гобәйдуллина һәм Людмила Черникова кунак булды. Алар башкаруында Раштуа, кыш, яңа ел бәйрәмнәре турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Шигърият сөючеләр өчен ирекле микрофон эшләде. Кыш Бабай һәм Шаян Тычкан клублыларны бәйрәмнәр белән котлады һәм төрле күңелле уеннар оештырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: