«Шукшинның үткен каләме» Язучы иҗаты буенча әдәби-нәфис кичә (18+)

17 майда 15 нче санлы китапханәнең «Чишмә» аралашу клубында «Шукшинның үткен каләме» исемле язучы иҗаты буенча әдәби-нәфис кичә узды.

Язучы, актер һәм режиссер Василий Шукшин күпкырлы шәхес буларак кунакларда зур кызыксыну уятты. Аның характеры турында легендалар сөйләнә, аның даһилыгы күпләрне таң калдыра!

20190517_181259
20190517_182245
20190517_185829
20190517_191218

Катнашучылар Василий Макаровичның тормышы юлы һәм иҗатының башлангыч чоры турындагы мәгълүматны бик игътибар белән тыңлап утырды. Клуб әгъзасы В.М. Шеин язучының «Экзамен» хикәясеннән өзекне укып, ни өчен нәкъ менә Шукшин бар кеше дә аңлый торган һәм чын-чынлап халык язучысы була алуы һәм Василий Макаровичның башка сүз осталарыннан нәрсәсе белән аерылып торуы турында үз фикерләре белән уртаклашты.  «Хәзерге көндә безгә Шукшин, аның ихласлылыгы, кыскалыгы һәм аңлаешлылыгы җитми», – дип белдерде ул. Клуб кунагы Н.И. Севрюкова: «Шукшинны укып, хикәянең ничек тууы турында уйламыйсың, ә шундагы вакыйгалар могҗизасына кереп чумасың», – дип сөйләде. Клуб әгъзалары «Ә сез белә идегезме?» викторинасында катнашты. Алар Василий Макаровичның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле сорауларга җавап бирде. Тыңлап утыручылар аның тормышындагы кызыклы фактлар белән танышты, мәсәлән, Шукшин иҗатында нинди күтәрелешләр була яисә нинди танылган кешеләр белән аралашып яши. Кичә кунакларын Степан Разин турындагы «Я пришел дать вам волю» исемле тарихи романның энергетикасы һәм колачлылыгы шаккатырды. Клублылар ул заман вакыйгаларын шул дәрәҗәдә дөрес һәм төгәл итеп сурәтләп бирү бар кешенең дә кулыннан килми, ә менә Василий Макарович моны бик остарып башкарып чыккан, дигән фикерләрен әйтте. «Чишмә» клубы әгъзалары игътибарына «Василий Шукшин гомеренең соңгы көне» исемле документаль фильм тәкъдим ителде. Шулай ук, клублылар «Шукшинны укып, Россияне күрәсең» дип аталган китап күргәзмәсе белән таныша алды. Кичә җылы һәм дустанә рухта үтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: