«Чылбырдагы безнең урын» әдәби очрашу (12+)

17 сентябрьдә Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре белән бергә оештырылган «Чылбырдагы безнең урын» дигән әдәби кичә узды. 

6
2
3
5
4
9
7
8
1

Вакыйга «Ләйсән» әдәби берләшмәсендә катнашучыларның шигырьләрен журналда бастырып чыгаруга багышланган «Әдәби берләшмәләрдә» проекты кысаларында үткәрелде. Бу берләшмә Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге каршында эшчәнлек алып бара. 
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы һәм берләшмәнең беренче сәркатибе Заһидә Нәбиуллина 1963 елда берләшмәнең оештырылу тарихы белән уртаклашты, аның беренче җитәкчесе Хәниф Хөснуллин һәм араларында Мөдәррис Әгъләмов һәм Разил Вәлиев кебек яшь шагыйрьләр дә булган катнашучылары турында сөйләде. 
Шәһәрнең Мактаулы гражданины, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре  Гөлзада Рзаева КамАЗ төзелешенең беренче елларында берләшмә әгъзаларының мәдәният хезмәткәрләре белән бергә тулай торакларда, төзелеш мәйданчыкларында чыгыш ясавы турында сөйләде. 
Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин берләшмәнең җитәкчеләре һәм әгъзалары турында истәлекләре белән уртаклашты. 
Чарада Казаннан танылган язучылар Рафис Корбан, Вакыйф Нуриев, Алмаз Хәмзин һәм Алинә Хәбибуллина катнашты. «Казан утлары»ның баш редактор урынбасары Вакыйф Нуриев журналның эшчәнлеге белән таныштырды, бүлек редакторы Рафис Корбан сентябрь санында шигырьләре басылып чыккан берләшмә әгъзаларына журнал тапшырды. Журналның SMM-белгече, язучы Алинә Хәбибуллина 100 ел дәвамында чыгып килгән басма белән электрон форматта да танышу мөмкинлеге барлыкка килүен билгеләп үтте. Язучы, артист, журналист Алмаз Хәмзин үз репертуарыннан җырлар башкарды һәм  юмористик шигырьләр сөйләде.
Очрашуда «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенең талантлы автор-башкаручылары Зөлфия Жиһан (Фазылбәкова), Рушания Гыйләҗева һәм Фәридә Сәхабиеваларның җырлары яңгырады.
Чара  әдәбият, сәнгать һәм татар язучылары һәм шагыйрьләренең төрле буыннары иҗатын берләштергән әһәмиятле вакыйгага әйләнде.
Әдәби очрашуны «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина алып барды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: