«Тормыш бу»: әдәби онлайн-очрашу (12+)

4 май көнне 11.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсенең ВКонтактеда социаль челтәрендәге төркемендә Россия һәм Татарстан язучылар берлекләре әгъзасы, Татарстан Республикасы журналистлар берлеге, Россия әдәби фонды һәм Халыкара Әдәби фонды әгъзасы Марс Яһудин белән  туры эфирда очрашу үтте. 

Марс Яһудин – күпсанлы китаплар, вакытлы матбугатта мәкаләләр авторы, әдәби бәйгеләр җиңүчесе. Бөек Ватан сугышы ветераны, танылган журналист, «Туган ил өчен» (1941–1945) газетасы корреспонденты, әтисе Нәфыйк Яһудинның кулъязмалары нигезендә «Тормыш бу» китабын бастырып чыгара. Әлеге документаль-публицистик басма геройның тормыш юлы турында гомуми күзаллаулап тудыра. 

Әңгәмә барышында Марс Нәфыйк улы үзенең тормышы, гаиләсенең укытучылар династиясе һәм иҗат юлы, әсәрләре өчен сюжетларны каян табуы, илһам чыганаклары һәм үз китапларында тасвирлаган тормыш хәлләре турында сөйләде.

 

Поделиться: