Язучы Рәшит Бәшәр белән очрашу (6+)

19 февраль көнне татар теле укытучылары белән берлектә 8 нче санлы балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Балаларга әйтер сүзем бар» дигән әдәби очрашу оештырылды. Кичә Халыкара туган тел көне һәм «Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте» Бөтенроссия акциясе кысаларында үтте. 

1
4
5
3
2

Чараның төп кунагы Чаллы язучысы, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Рәшит Бәшәр булды. 
Укучылар балалар шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, алар зур кызыксыну һәм игътибар белән язучыны тыңлады. Рәшит Бәшәр мавыктыргыч итеп үзенең тормышыннан кызыклы вакыйгаларны сөйләде. Бу кичәдә туган телгә һәм туган як табигатенә карата чын мәхәббәт белән тулы шигырьләр күп яңгырады. Язучының хезмәт эшчәнлеге башланган Лениногорск районы Куакбаш авылыннан килгән видеохат очрашуның дулкынландыргыч мизгеле булды. 
Шагыйрь белән очрашу – һәрвакыт бәйрәм, андый кичерешләр гадәттә хәтердә озак саклана, һәм шундый күркәм кеше белән аралашу яшь китап сөючеләр өчен зур вакыйгага әйләнде. 

#фолкурок#традициившколу#этноперемена#библиотекичелнов

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: