«Буран табышмаклары» әдәби викторинасы (0+)
1 декабрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» проекты кысаларында «Буран табышмаклары» әдәби викторинасы уздырылды. Китапханәче чараны кыш турында табышмаклар әйтү белән ачып җибәрде, балалар исә күңелле итеп һәм азарт белән җавап бирде. Табышмакларны чишеп, нәни дусларыбыз кышлаучы кошлар һәм урман җәнлекләре белән танышты, кыш турында сынамышлар һәм әйтемнәрне искә төшерде. |