«А.К. Вестлиның күңелле дөньясы» Әдәби тәнәфес (6+)

15 февраль көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Буревестник» яшүсмерләр һәм яшьләр клубы белән берлектә ял көне клубы укучылары өчен «А.К. Вестлиның күңелле дөньясы» дигән әдәби тәнәфес оештырды.

IMG_20200215_100619
IMG-20191116-WA0027

Китапханәче А.К.Вестлиның тормыш юлы һәм иҗаты, аның китап сюжетлары белән таныштырды. Балалар язучының 40 тан артык китап бастырып чыгаруы, аларның күп телләргә тәрҗемә ителүе турында белде. А.К. Вестли китаплары үзенчәлекле, аларда тискәре геройлар юк һәм күп урын уеннарга бирелә.

Чара барышында яшь китап сөючеләр бик теләп «Каос и Бьёрнар», «Щепкин и коварные девчонки» китапларыннан өзекләрне тыңлады, зур кызыксыну белән интерактив уен-викторинада катнашты, шулай ук ребуслар чишеп, үзләренең тапкырлыкларын һәм белемнәрен күрсәтә алды.

Чара азагында укучылар «Әти, әни, әби, сигез бала һәм йөк машинасы» диафильмыннан өзекне карады һәм әлеге күренекле авторның китапларын өйдә укырга алып китте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: