«Китаплар илендә күңелле маҗаралар»: әдәби тәнәфес (6+)

23 гыйнварда 8 нче санлы балалар китапханәсенең «Китапта кунакта» ял көне клубында чираттагы очрашу узды. 
«Китаплар илендә күңелле маҗаралар» исемле әдәби тәнәфестә  балалар «Маҗаралар» елгасы буйлап китап битләре буенча сәяхәткә кузгалды. Яшь китап сөючеләр, әсәр геройларын танып, «Хикәяләр» басуына килеп чыкты, анда Мишка, Дениска Кораблев турындагы күңелле хәлләрне, Коля Синицин һ.б.ларның маҗараларын искә төшерде. Каршылыкларны үткәннән соң, укучылар биек «Әкиятләр» тавына барып җитте, анда барлык тылсымлы сүзләрне әйтергә тиеш булдылар. Барлык авырлыкларны һәм сынауларны узып, балалар «Уку» утравына уңышлы гына килеп җитте, анда аларны күңелле китаплар көтеп тора иде. Укучыларга чараны уздыруның әлеге үзенчәлекле формасы бик ошады. Аларның күбесе өйләрендә укырга дип китаплар алып кайтып китте.

Поделиться: