Язучы Марс Яһудин белән әдәби онлайн-очрашу (6+)

Шәһәр Үзәк китапханәсендә Россия язучылар берлеге һәм Татарстан журналистлар берлеге, Россия әдәби  фонды һәм Халыкара әдәби фонд әгъзасы, язучы Марс Яһудин белән әдәби онлайн-очрашу уза. 

Марс Яһудин – вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән бик күп мәкаләләр авторы. Берничә әдәби бәйге җиңүчесе, «Ә күктә тургай сайрый» (2000), «Тайник» (2002), «Тормыш бу…» (2005), «Казлар очар су күреп» (2007), «Через годы… Еллар аша…» (2008), «Скрытые изображения» (2009), «И текла река» (2009), «Сиртмәле кое» (2010), «Где мой нос» (2010) китаплары авторы. Ул үзенең хикәя, эссе һәм повестьларын билгеле бер тормыш материалына таянып язарга тырыша. Аның китап геройлары – туган авылының кызыклы яисә сәер кешеләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, үз эшенең осталары, үзенчәлекле язмышка дучар булган кешеләр.

 

 

Поделиться: