Язучы Амур Фәләх белән әдәби онлайн-очрашу (12+)

Шәһәр Үзәк китапханәсендә язучы Амур Фәләх белән әдәби онлайн-очрашу бара. 

Амур Фәләх – Татарстан Язучылар берлеге һәм Россия Журналистлар берлеге әгъзасы. Ул публицистик язмалар белән беррәттән әдәби әсәрләр дә иҗат итә. Язмалары матбугатта Амур Фәләх, Әмир Ханов, Нур Әхмәт, Фәләх Комазани тәхәллүсләре белән нәшер ителә. “Таш бәгырь” җыентыгы (2004) һәм “Мәйдан” журналында басылып чыккан тарихи-публицистик язмалары өчен 2007 елда Шәйхи Маннур исемендәге премиягә лаек була. 2010 елда Татарстан китап нәшриятында “Зимагур” дип аталган әсәрләр җыентыгы дөнья күрә. 2015 елда Удмуртия Язучылар берлеге һәм Татарстан Язучылар берлегенең уртак Риза Шәфи исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнә.

Поделиться: