Ун китап авторы Марс Яһудин белән әдәби онлайн-очрашу (6+)

Бесплатно

 

 

 

Трансляция 3 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә берничә мәйданчыкта узачак: библиотека-челны.рф https://библиотека-челны.рф/ рәсми сайтында, «ВКонтакте» социаль челтәрендә https://vk.com/bibl_chelny  һәм рәсми YouTube-каналында https://www.youtube.com

Марс Яһудин – «Ә күктә тургай сайрый» (2000), «Тайник» (2002), «Тормыш бу…» (2005), «Казлар очар су күреп» (2007), «Через годы… Еллар аша…» (2008), «Скрытые изображения» (2009), «И текла река» (2009), «Сиртмәле кое» (2010), «Где мой нос» (2010) китаплары авторы.

Марс Яһудин – Россия язучылар берлеге һәм Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы, Россиянең Әдәби фонды һәм Халыкара Әдәби фонд әгъзасы. Вакытлы матбугатта басылып чыккан күпсанлы мәкаләләр авторы. Күп кенә әдәби бәйгеләрдә җиңүче. Россия язучылар берлегенең «Әдәби тормышта актив катнашуы һәм казанган иҗади уңышлары өчен» Мактау грамотасы, «Еллар аша» китабы өчен Зөлфирә Сафина исемендәге туган якны өйрәнү премиясе белән бүләкләнгән.

Ул үзенең хикәя, эссе һәм повестьларын билгеле бер тормыш материалына таянып язарга тырыша. Аның китап геройлары – туган авылының кызыклы яисә сәер кешеләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, үз эшенең осталары, үзенчәлекле язмышка дучар булган кешеләр.

Поделиться: