«Ул җырымны сиңа багышладым, Ватаным…» әдәби композициясе  (6+) (+ВИДЕО)

14 ноябрьдә 13 нче санлы китапханәдә бөек язучы һәм шагыйрь, Нобель премиясе лауреаты Иван Алексеевич Бунинның тууына 150 ел тулуга багышланган әдәби композиция үткәрелде. Чара 13 нче санлы китапханәнең Вконтакте битендә трансляцияләнде.
Социаль челтәр кулланучылар  XIX – XX гасыр башы рус әдәбияты һәм мәдәнияте тарихында лаеклы урын алган язучы, шагыйрь, публицист һәм тәрҗемәченең күпкырлы иҗаты турында мәгълүмат алды. Шуннан соң китапханәче, язучы иҗатының үзенчәлеген һәм тирәнлеген ачып салып, аның табигать, ватан, крестьяннарның көнкүреше, кеше күңеленең ялгызлыгы, мәрхәмәтлелеге һәм матурлыгын чагылдыручы күпкырлы шигърияте белән таныштырды.   

Чараның видеосын китапханәнең ВКонтактедагы http: //vk.com/chelny.library13 битендә һәм YouTubehttps//yjutu.be/rFOX-4eolgc каналында карарга була.

Поделиться: