«Шагыйрь турында шигырьләре сөйли» Әдәби композиция (12+)

29 февраль көнне 24 нче санлы китапханә педагогия көллияте студентлары өчен Борис Пастернакның юбилеена багышланган «Шагыйрь турында шигырьләре сөйли» дигән әдәби композиция үткәрде.

IMG-20200229-WA0036
IMG-20200229-WA0003
IMG-20200229-WA0008
Пастернак

Укучылар әлеге уникаль кешенең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Язучының иҗатын сөючеләр игътибарына аның танылган шигъри әсәрләре яңгырады. Шулай ук Б.Пастернакның хатлары һәм көндәлекләреннән өзекләр укылды. Студентлар Николай Носков, Владимир Высоцкий һәм Алла Пугачёва башкаруында Борис Леонидовичның шигырьләренә язылган җырларның аудиоязмасыннан өзекләрне дулкынланып тыңлады. Язучы тормышында мөһим роль уйнаган шагыйрәләр Анна Ахматова һәм Марина Цветаеваларның да лирикасы буенча зур булмаган күзәтү ясалды.

Әдәби очрашу уңай тәэсирләр һәм шагыйрьнең китап битләрен тагын бер кат ачып уку теләге калдырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: