«Тукайлы балачак» Әдәби уен (0+)
26
Апрель 2019
Җомга
25 апрельдә 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Габдулла Тукай иҗатына багышланган бәйрәм иртәсендә катнашты. «Тукайлы балачак / Тукай – детям» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда шагыйрьнең татар, рус, инглиз, төрек телләрендә басылган китаплары тәкъдим ителде. «Урман җәнлекләре» һәм «Йорт хайваннары» исемле ике өлештән торган «Тукай иҗатында хайваннар дөньясы» викторинасы үткәрделәр. Ә «Тылсымлы тартмачык» конкурсында балалар табышмаклар чишеп, тартмада «яшәүче» Тукай әкиятләре һәм шигырьләре геройларын таныды. |