«Туган телем, мин сине саклыйм» әдәби уены (12+)

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, 15 нче санлы китапханә урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Туган телем, мин сине саклыйм» әдәби уены уздырды. 
Уен «Сорау-җавап»тан башланды, анда балалар тапкырлыкларын күрсәтеп, барлык сорауларга тиз һәм дөрес итеп җавап бирде. «Канатлы гыйбарәләр», «Сүзләр качышлы уйный» һәм «Мәкальләр киресенчә» бәйгеләрендә балаларга үзләрен яшь филологлар итеп хис итәргә мөмкинлек бирелде. «Сүзлек сүзләре» дигән капитаннар бәйгесендә укучылар үзләренең язма сөйләм буенча белемнәрен күрсәтте. 
Чара барышында яшүсмерләр тел турында гыйбрәтле риваятьне һәм сөйләм этикеты кагыйдәләрен укып үттеләр.  
Әдәби уен балаларга туган телнең чисталыгы өчен көрәшергә кирәклеге турында тагын бер кат исләренә төшерде. Һәркемгә үз иленең лаеклы гражданины булыр өчен, аның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен сакларга һәм үз туган телен яхшы белү кирәк. 
Чара Чаллы язучысы Вера Петровна Хәмидуллинаның Халыклар дуслыгы гимнын тыңлау белән тәмамланды. 

Поделиться: