«Йөрәктән йөрәккә» әдәби уены (12+)

27февраль көнне 23 нче санлы китапханәдә югары сыйныф укучылары өчен «Йөрәктән йөрәккә» яшьләр өчен мәхәббәт турында китаплар буенча әдәби уен үткәрелде. Чара «Яшьләр. Уку. Уңыш» программасы кысаларында узды. 

All-focus
All-focus
All-focus
All-focus

Чара барышында ике команда ярышты. Балалар «Цитатаны тәмамла», «Әдәби парларны тап», «Геройны таны» уеннарында катнашты. Шулай ук укучылар өчен «Мәхәббәт шигърияте» дигән иҗади бәйге, «Рус язучылары иҗатында мәхәббәт темасы» викторинасы тәкъдим ителде. 
Уен электрон презентация белән үрелеп барды. Чарага китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, катнашучылар анда мәхәббәт турында классик әдәбият һәм яшүсмер укучылар өчен яңа китаплар белән таныша алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: