«Эдуард Успенскийның тату гаиләсе»: әдәби уен (6+)

8 нче санлы балалар китапханәсенең «Китапта кунакта» ял көне клубында узган чираттагы очрашуда яшь китап сөючеләр балалар язучысы Эдуард Успенскийның тормыш юлы һәм иҗаты, аның әсәрләре белән танышты. 

IMG_1509
IMG_1524
IMG_1512
IMG_1518

Укучылар зур мавыгу белән әдәби уенда катнашты һәм игътибар белән биремнәрне үтәде. Уен берничә этаптан торды. Беренче этаптагы «Дуслык чылбыры» дигән биремдә балалар Э.Успенскийның үзләре яраткан әсәрләрен атады. Икенче этапта «Әкият игъланнары тактасы» викторинасы сорауларына җавап бирде. Өченче этап күптөрле чараларга бай булды һәм күңелле, иҗади биремнәрдән торды. Шуларның берсе «Геройның портрен таны» биремендә укучылар геройны искә төшерергә һәм персонаж исеменнән әйтелгән танылган фразаны дәвам итәргә тиеш булды.  
Чара азагында барысы да бик теләп Федор абый турында яраткан мультфильмнарының яңа серияләрен карады.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: