«…Халык аны үз шагыйре итеп таныды» Әдәби кунакханә (16+)

IMG_7856
IMG_7795
IMG_7831
IMG_7814
IMG_7798
IMG_7835
IMG_7841
IMG_7826
IMG_7822
IMG_7819

25 апрельдә 5 нче санлы китапханә хезмәткәрләре Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте студентларын «…Халык аны үз шагыйре итеп таныды» исемле әдәби кунакханәгә чакырды. Алар бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗат дөньясына чумды.

Шагыйрьне аңлар өчен, аның туган ягында булырга кирәк, диләр. Кунакханәгә килүчеләр слайд-презентация ярдәмендә Кырлай якларына виртуаль сәяхәт итте, аның кечкенә Апуштан бөек Тукайны үстергән мул җирлегендә, истәлекле урыннарында, яңа заман милли шигъриятенә нигез салучы хөрмәтенә оештырылган музейда булды. Укучылар Тукай иҗатында халык темасы аерым урын алып торуы турында белде. Җәберләнгәннәрнең тормышы, хатын-кыз язмышы, Казан завод-фабрикалары эшчеләренең авыр хезмәте, Ватан язмышы… Чара өчен китапханә хезмәткәрләре халкыбызның күренекле шагыйренең тормыш юлы һәм иҗатыннан кызыклы фактлар белән бәйле материаллар әзерләгән иде.

Кунакханәдә очрашу вакытында балалар үзләре дә «Туган тел», «Мәхәббәт», «Китмибез», «Пушкинга», «Китап», «Театр» кебек шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: