«Есенин шигърияте дөньясын ачыйк» әдәби акциясе (0+)

3 октябрь көнне 16 нчы санлы китапханә рус шагыйре Сергей Александрович Есенинның тууына 125 ел тулуга багышланган «Есенин шигърияте дөньясын ачыйк» исемле әдәби акция уздырды, ул «Кесә шигырьләре» форматында үтте. 

фото есение 3
фото 2 есенин
rbt

Көн дәвамында китапханә укучыларын Сергей Есенин иҗаты белән таныштырды һәм һәр шигърият сөючегә теләгән вакытында: китапханәдәме ул, уку йортындамы, эштә яисә өйдәме, шагыйрьнең яраткан шигырен алып укыр өчен, кесә форматында шигъри юллар язылган матур карточкалар өләште. Күрүебезчә, урамда узган әлеге акция игътибарсыз калмады, өлкәнрәк яшьтәге укучылар яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен кычкырып укыды, яшьләр исә шигърият дөньясына чумар өчен карточкаларны өйләренә алды. Шунысы куандырды: шәһәрдәшләр китапханәгә килергә һәм күренекле шагыйрь Сергей Есенин иҗаты белән якыннанрак танышырга теләк белдерде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: