«Туган тел, галиҗәнаплары»: тел белеме кичәсе (12+)

18 февраль көнне, Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне кысаларында һәм Бөтендөнья туган тел көне якынлашканда, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә өлкән сыйныф укучылары өчен «Туган тел, галиҗәнаплары» дигән тел белеме кичәсе узды.
Китапханәче рус теленең бөеклеге һәм байлыгы, аның чисталыгын сакларга кирәклеге турында сөйләде. Укучылар телгә сленгның тәэсире турында – телне пычратамы, әллә гадиләштерәме дигән сорау буенча фикер алышты. Шулай ук язучылар һәм шагыйрьләрнең рус теле турында әйткән сүзләре белән таныштылар, үзләрен борынгы рус теленнән хәзерге рус теленә тәрҗемәче ролендә сынап карадылар, бөек рус теле турында презентация карадылар. Шуннан соң, бәйгеләрдә катнашып, үз белемнәрен тикшерделәр, тизәйткечләр һәм мәкальләр әйтешүдә ярыштылар, фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлаттылар, «Род» сүзеннән тамырдаш сүзләр төзеделәр. Тәкъдим ителгән «Әдәби мозаика» викторинасы балаларны катлаулы һәм мавыктыргыч рус сөйләме дөньясына алып кереп китте.
Әлеге чара укучыларга үзләренең интеллектуаль сәләтләрен ныгытырга, тел белеме өлкәсендә белемнәрен киңәйтергә ярдәм итте.
Туган телегезне һәм илегездә халыкара аралашу чарасы буларак хезмәт итүче телләрне саклагыз!

Поделиться: