«Ачык һава астында китапханә» җәйге уку залы (0+)

30 июльдә 15:00 сәгатьтә барыгызны да шәһәр үзәк китапханәсенең җәйге уку залына мавыктыргыч чарага чакырабыз!

Сезне «Безнең тату җәй» дигән уен программасы көтә. Катнашучылар үзләренең белемнәрен мавыктыргыч викторинада сынап карый һәм вакытларын, өстәл уеннары уйнап, күңелле итеп уздыра алачак. Ә иң зирәкләр һәм уңышлылар «Өстәл уеннары белгече» исеме өчен көрәшә һәм татлы бүләкләр ала алачак. 

Шулай ук без сезнең өчен «Журналлар калейдоскобы» дигән вакытлы матбугат басмаларына күзәтү-күргәзмәсе әзерләдек. Яңа журналлар битләре буйлап сәяхәт кылыгыз, сәхифәләр һәм мәкаләләр белән танышыгыз, күп сорауларга җаваплар табыгыз. 

Һәм, әлбәттә, «Җәйге хыяллар» мастер-классында катнашмый калмагыз! Анда сез җәйге табигатьне һәм аның матурлыгын чагылдыручы гүзәл һәм якты буяулы картиналар тудыра алачаксыз. 

Безгә кушылыгыз һәм кызыклы чаралар белән кичегезне онытылмас итеп үткәрегез!

Поделиться: